2023 елның 10 ноябреннән "Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегенең Татар Төкесе торак пунктында гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча халык җыенын билгеләү турында" 18 номерлы карар

ГЛАВА

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ЧҮПРӘЛЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ  АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ

 


 

 

 

                                                       Иске Кәкерле авылы

ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                          КАРАР

 

10 ноябрь 2023 ел                                                                                  № 18

 

         

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

Иске Кәкерле авыл         җирлегенең Татар Төкесе 

торак     пунктында гражданнарның үзара      салым

акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе    буенча

 халык              җыенын      билгеләү            турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставының 12.1 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 07.10.2019 ел, № 54/1 карары белән расланган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге торак пунктларында гражданнар җыенын әзерләү һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәсе нигезендә КАРАР ИТӘМ:

       1.  Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегенең Татар Төкесе торак пунктында 2023 елның 22 ноябрендә 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Татар Төкесе авылы, Совет урамы, 1 нче йорт адресы буенча 2024 елга гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыенын билгеләргә.

      2. Халык җыенына чыгарыла торган түбәндәге мәсьәләне расларга:

            « Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Татар Төкесе торак пункыты территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булмаган һәр кешедән 2024 елда 1000 сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү белән килешәсезме?:

- Татар Төкесе авылының Колхоз, Үзәк, Совет, Мәктәп, Зәки Нури урамнарында вак таш җәю.

                    “Әйе”                                                                          “Каршы””

       3. Салым түләүдән азат ителә:

1) 18 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар;

2) инвалид балаларның ата-аналары (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр), тулы Дәүләт тәэмин итүендә булган балалардан тыш;

3) махсус хәрби операциядә катнашучылар;

4) махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары (тормыш иптәше (хатыны), балигъ булган балалар, ата-аналар һәм башка эшкә сәләтсез тәрбияләнүчеләр), шул исәптән махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалган һәлак булганнар;

5) Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында»2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указына ярашлы рәвештә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар;

6) Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар гаилә әгъзалары (тормыш иптәше (хатыны), балигъ булган балалар, ата-аналар һәм башка эшкә сәләтсез тәрбияләнүчеләр), шул исәптән һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар

        4.  Әлеге карар рәсми бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

 

 

Иске Кәкерле авыл җирлеге

Башлыгы:                                                                                         Фаткуллин Р.Ф.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.55 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International