"Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә гражданнарга беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында" 2023 елның 18 декабреннән 20 номерлы боерык

ГЛАВА

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО     СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ

========================================================

ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                                  КАРАР                                                                   

Иске Кәкерле

18   декабрь 2023ел                                                                                                        №20

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә гражданнарга беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 23 ноябрендәге 1978 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставына таянып:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Башлыгың 18.09.2023 ел №15 “Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә гражданнарга беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында” гы карарның 1 бүлегенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 5 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«5. Яшәү урыны яисә булу урыны буенча гражданнарның персональ хәрби исәпкә алуы (3 айдан артык вакытка), шул исәптән яшәү урыны һәм (яисә) булу урыны буенча, яисә альтернатив граждан хезмәте узу урыны яисә иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны үтәү муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатлары (алга таба - хәрби комиссариатлар) тарафыннан гамәлгә ашырыла.»;

2) 8 пунктта:

а) «а» пунктчасында «27 яшь» сүзләрен «30 яшь» сүзләренә алмаштырырга;

б) «б» пунктчасының 7-9 абзацларында «27 яшь» сүзләрен «30 яшь» сүзләренә алмаштырырга.

3) 9 пунктның «в» пунктчасын төшереп калдырырга.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) вакыттан үз көченә керә.

 

Иске Кәкерле авыл

җирлеге Башлыгы:                                                                             Р.Ф.Фаткуллин

docx
Скачать текст
DOCX, 1.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International