Цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә?

2019 елның 2 феврале, шимбә

Татарстан бөтен ил белән бергә телевидение “аналогы” белән хушлашачак. Татарстанның РТРС филиалы белгечләре “Татар-информ” хәбәрчеләренә цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде.  

Нинди телевизорларда цифрлы ТВ карап була?

РТРС республика филиалында республика халкы өчен цифрлы телевидениегә күчү керемнәре минималь булачак диделәр. Килешү буенча түләүсез (абонент түләвеннән башка – Т-и искәрмәсе) һәм гомуми пакетка Россиянең 20 топ-каналы керә.

“Теләсә кайсы телевизорны да цифрлы телевидениегә тоташтырып булуын аңлау мөһим. Бары тик төрле аппаратлар өчен куштыру ысуллары беркадәр аерылырга мөмкин”, - диде Татарстан РТРС филиалы белгечләре.

Гади сүзләр белән әйткәндә – телевизорыгыз никадәр яңа булса, цифрлы ТВ тоташтыру шулкадәр гадирәк булачак. Кинескоп кулланучы, телевизор аналоглары хуҗаларында сораулар күбрәк туа. Бу аппаратларның күпчелеге илдәге телевидениене цифрлаштыруга кадәр үк чыккан. Ләкин мондый “искеләрне” да цифрлы телевидениегә күчереп була дип ышандыра Татарстанның РТПЦ вәкилләре.

Беренче чиратта алар антенна сатып алырга киңәш итә (аны ничек сайларга икәне түбәндә әйтелгән). Белгечләре барлык телевизорны өч төрлегә бүлә.

Иң заманча яссы телевизор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар (ресивер – Т-и исәкрмәсе) да җиһазның корпусына урнаштырылган. Шуңа күрә “цифрга” күчү өчен турыдан-туры антеннага кушылырга кирәк.

Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан яссы модельле телевизорларда көйләнелгән цифрлы ресивер булмаска да мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турында искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән – аерым приставка (ресивер) кирәк.

Аерым ресивер иске, кинескоплы телевизор аналоглар өчен һичшиксез кирәк булачак. Болары да һәм алда әйтелгән модельләр дә цифрлы ТВ белән эшләсен өчен DVB-T2 сигналын тотучы приставка-ресивер алырга кирәк. Бер яктан приставкага антеннаны, икенче яктан телевизорның үзен тоташтырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International