Студентлар белән очрашу кичәсе

2019 елның 2 феврале, шимбә

Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга?  Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла. Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эш шәхес үсеше өчен нигез булып торырга тиеш. Шулай ук кешенең рухи байлыгы да аның эшчәнлегенә бәйле, ә һөнәр – шул эшчәнлекнең төп өлеше.

Кеше һәм һөнәр мәнфәгатьләренең үзара ярашуы өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Һөнәр сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Шушы һәм башка кызыксындырган сорауларга жавап алу максаты белән 1 февраль көнне Иске Кәкерле урта мәктәбенең өлкән класс укучылары  студентлар белән очрашу кичәсенә җыелдылар. Студентлар мавыктыргыч итеп үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның һәм укытучыларның сорауларына  җавап бирделәр, укучыларга мәктәптә тырышып укырга киңәш иттеләр.

            Әлеге очрашу студентлар өчен туган мәктәпләрен күрү, укытучылары һәм дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырса, югары класс укучыларына азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр ишетергә, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте. Очрашу эчкерсез, дустанә мөнәсәбәттә бик күңелле  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International