Газ службасы кисәтә

2019 елның 8 феврале, җомга

Әгәрдә сез кухняда яисә котельнаяда газ исе сизәсез икән, кичекмәстән бөтен краннарны ябарга кирәк, шул исәптән мичкә (котел) килүчесен дә. Бүлмәне җилләтү максатыннан бөтен тәрәзә-ишекләрне ачырга. Электр белән эшләүче җиһазларны кабызырга да, сүндерергә дә ярамый. Ачык ут белән катгый рәвештә файдалану тыела. Кичекмәстән район газ службасына 04; 2-23-06 телефоннары аша, яисә шул җирлектәге газ өчен җаваплы белгечкә (газовик) хәбәр итәргә кирәк.

Икенчедән, газ белән эшләүче җиһазларның (су җылыту колонкасы, җылыту котелы һәм дымоход) төзек эшләүләрен тикшереп тору зарур. Һава суыра торган каналларның (дымоход) төзек эшләвен күрсәтүче билге-һәрбер каналда тарту көченең (тяга) яхшы булуы, мичтә ярыклар күренмәү. Һаваның тарту көчен (тяга) көненә ике тапкыр: иртән һәм кичен тикшерәләр, яки котелны һәм су җылыту колонкасын кабызыр алдыннан. Бу җиһазлар эшләгәндә, һава йөрсен һәм газ яхшырак янсын өчен форточканы ачык тоту кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International