8 май көнне Иске Кәкерле халкы Бөек Җиңүнең 74 – еллыгын бәйрәм итте. Авыл биләмәсендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте.
Бәйрәмгә тыл ветераннары, Афганистан һәм Чеченяда хәрби бурычларын үтәгән солдатлар да килде.
“Үлемсез полк” ның тагын да тулыландырылып тантанага килүе халык күңелендә зур горурлык уятты һәм үткәннәрне искә төшереп күзләргә яшь килеп, моңсу да итте.
Бөек Ватан сугышында кайтмый калган яугирләр истәлегенә куелган мәңгелек ут янына венок салдылар, бәйрәм концерты карадылар.