Бүген Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Мәҗитов Фәнис Ярулла улы хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мемориаль такта ул туган һәм яшәгән йорт диварына куелган. Истәлек тактасын куюны Фәнис Мәҗитовның сыйныфташлары башлап җибәрде. Тантанада Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөхәммәтҗанов Р.И., Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Фаткуллин Р. Ф., «Форпост» МБУ директоры Сөләйманов А. Р., геройның туганнары һәм якыннары, яшь армиячеләр, педагоглар, мәктәп укучылары катнашты. 2025 елның 24 мартында Фәнис Мәҗитов, гаҗәеп батырлык һәм фидакарьлек күрсәтеп, үз теләге белән Башкортстан Республикасының Аургазы район хәрби комиссариаты чакыруы буенча махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучы көчләр сафына керде. Кызганычка каршы, аның героик юлы 2025 елның 7 апрелендә Донецк Халык Республикасының Красноармейский районы Соленое авылында өзелде. 2025 елның 24 августында Фәнис Ярулла улы бөтен хәрби хөрмәтләре белән Башкортстан Республикасының Аургазы районы Солтанморат авылында җирләнде. Фәнис Ярулла улы Мәҗитов Дәүләт бүләге – Батырлык орденына тәкъдим ителде (үлгәннән соң). Геройның туганнары оештыручыларга якыннары турында якты хәтер саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. Батырларыбызга кыюлыклары, батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт. Каһарманнарга мәңгелек хәтер!