Иске Кәкерле авылында туып-үскән Хәлиуллин Аделҗан Галимҗан улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин котлады. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгында күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен һәм Гаделҗан Галимҗан улын 95 яшьлек юбилее уңаеннан «Чүпрәле районы оешуга 95 ел тулуга»медале белән бүләкләделәр.