Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фатыйхович узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. Аларның шактый өлеше республика программалары буенча, шулай ук үзара салым акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Юл төзелеше, зиратларны яктырту һәм карап тоту өлкәсендәге эшләр халык тарафыннан уңай бәяләнде.
«Без гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирергә һәм җирлек территориясендә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышабыз», — дип ассызыклады Рөстәм Фәткуллин.
Иске Кәкерле авылында яшәүчеләрнең төп өметләре — юлларга вак таш җәю, Татар Төке авылында КФҮ төзү. Агымдагы елда шулай ук юлның бер өлешен асфальтлау планлаштырылган.
Җыеннар эшендә хакимият, прокуратура һәм төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты, алар халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә һәм мошенникларның гамәлләреннән кисәтә.