Казанда «Казан ДАУ-2025 ел студенты»конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта Татарстан Республикасы Студентлар Отрядларының Матбугат хезмәте хәбәр итә. «Елның студентлар берлеге» номинациясендә Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туып-үскән Зилә Мөхитова җитәкләгән «Эдельвейс» студентлар сервис отряды җиңүче дип танылды.