Санитар эшкәртү оештырылган

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч терлек авыруларының Татарстан территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышында билгеләп узганча, “илдә терлекләрнең йогышлы авырулары буенча вазгыять шактый начар”. Шул уңайдан ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлекләрне тоту буенча ветеринария-санитария нормаларын төгәл сакларга, ябык режим, биологик яклау булдырырга, транспорт чараларын дезинфекцияләргә һәм санитария үткәрү пунктларының эшен оештырырга кушты. Шулай ук терлекчелек комплексларына йөрүче барлык затларны да контрольдә тотарга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International