Иске Кәкерле авылында урман утырту дәвам итә

2026 елның 15 мае, җомга

Иске Кәкерле авылы янындагы кырда 1 100 000 агачлы урман үсеп утыра!

Бу хакта Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сөйләде. 143 гектар җирдә инде булачак урманның сурәтләре күренә, анда корычагач, имән, карагай, чыршы, юкә, каен, туя үсә!шатланабыз! Зур эш эшләнде инде! Әкияти урманыбызны көтәбез", - дип ассызыклады Марат Ринатович. Беренче үсентеләрне 5 ел элек авыл халкы җирлек башлыгы Рөстәм Фәткуллин белән бергә утырткан. Урман Булдырырга безнең хөрмәтле якташыбыз Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин тәкъдим итте. Шатланабыз һәм Иске Кәкерле авылы халкы белән бергә урманны бик көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International