ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

31 май көнне Татар Төкесе авылында Җомга укулары узды. Кадыкай Абыз бабай зиратында дини укулар узды.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Татар Төкесендә 31 май көнне Кадыкай Абыз бабай зиратында җомга укулары була.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Иске Кәкерле хезмәткәрләре Сабантуй мәйданындагы үз территорияләрен җыештырдылар.


25
май, 2019 ел
шимбә

Иске Кәкерле урта мәктәбендә тантаналы чара узды.


24
май, 2019 ел
җомга

Карлы елгасы аша салынган күпергә тешү өчен баскычлар ясау башланды. Бу эшләрне Айзятов Ильнар Рәис улы иганәчелек итә.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Иске Кәкерле авыл җирлеге кешеләре Зиратлар чистарту көнендә катнаштылар.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә көне һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Кәкерле авылында яшәүче Хәлиловлар гаиләсен  өйләренә барып котлады.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Чүпрәле районында Гаилә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Иске Кәкерле авылыннан Сабирзяновлар гаиләсе катнашты . Аларның гаиләсенә  быел 60 ел.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнне Иске Кәкерле халкы Бөек Җиңүнең 74 – еллыгын бәйрәм итте.  Авыл биләмәсендә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган  тантаналы чара үтте.

Бәйрәмгә тыл ветераннары, Афганистан һәм Чеченяда хәрби бурычларын үтәгән солдатлар да килде.

“Үлемсез полк” ның тагын да тулыландырылып тантанага килүе халык күңелендә зур горурлык уятты һәм үткәннәрне искә төшереп күзләргә яшь килеп, моңсу да итте.

Бөек Ватан сугышында кайтмый калган яугирләр истәлегенә куелган мәңгелек ут янына венок салдылар, бәйрәм концерты карадылар. 


7
май, 2019 ел
сишәмбе

8 май көнне Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе  мемориаль комплексында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International