Пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибенә һәм шартларына үзгәрешләр кертү турында

CОВЕТ

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ЧҮПРӘЛЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

 


 

 

         

 

                                                                    Иске Кәкерле авылы 

 

      

                                                                                 КАРАР

                                                                                                                                                          

 

 

28 гыйнвар 2019 ел                                                              № 45/2

 

 Пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә бер тапкыр  бирелә торган акчалата   түләү тәртибенә һәм шартларына үзгәрешләр кертү турында

 

 

 

       Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  “Муниципаль хезмәт турында  2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Кодексы, җирле үзидарәнең үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы депутаталарына, сайлап куела торган вазыйфаи затларына хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында” 2018 елның 28 мартындагы  182 номерлы карары нигезендә муниципаль вазыйфа биләгән затларга хезмәт өчен түләүне тәртипкә салу һәм  камилләштерү максатларында, Татарстан  Республикасы  Чүпрәле муниципаль районы Иске  Кәкерле авыл җирлеге Уставы нигезендә  Татарстан  Республикасы  Чүпрәле муниципаль  районы Иске  Кәкерле авыл җирлеге  Советы КАРАР  чыгарды:

  

       1. Республикасы  Чүпрәле муниципаль районы Иске  Кәкерле авыл җирлеге Советының 2018 елның 24 апрелендәге  32/1 номерлы карары белән расланган пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә бер тапкыр   бирелә торган акчалата   түләү тәртибе һәм шартларының 1 пунктына кертергә  “Татарстан  Республикасы  Чүпрәле муниципаль  районы Иске  Кәкерле авылы җирлеге муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында” (редакциядә 25.04.2018 № 32/1, от 20.09.2018 №38/1, 07.11.2018 №42/3), түбәндәге үзгәрешләр:

     икенче абзацны яңа киләсе редакциядә бәян итәргә:

 “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында 2009 елның 12 февралендәге  15-ТРЗ номерлы Татарстан  Республикасы Законы нигезендә муниципаль пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә эштән азат ителгән затка әлеге карар нигезендә билгеләнгән ун тапкыр  айлык  акчалата бүләк түләнә”

         түбәндәге эчтәлекле абзац өстәргә:

   “Иске  Кәкерле авыл җирлеге җирле  үзидарә органы тарафыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк күләмен билгеләү өчен, Татарстан  Республикасы  Чүпрәле муниципаль  районының Финанс-бюджет палатасына (алга таба -   ФБП)  түбәндәге документларны тәкъдим итә:

       пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә Татарстан  Республикасы  муниципаль вазыйфасын биләгән затка бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы карар; 

      муниципаль вазыйфа биләгән затның айлык акчалата бүләкләү турында белешмә;

      җирле үзидарә органы җитәкчесе һәм җирле үзидарә органының кадрлар хезмәте органы тарафыннан   расланган  муниципаль вазыйфада һәм муниципаль хезмәттә эшләү  стажы турында белешмә;

җирле үзидарә органының  кадрлар хезмәте тарафыннан расланган хезмәт кенәгәсе һәм хәрби билетының күчермәләре;

     муниципаль вазыйфа биләүче затның эш стажын  нигезендә билгеләү өчен  законнар нигезендә кирәкле башка документлар;  

   Әлеге Нигезләмәнең 1.4 пунктына нигезләндә документлар, пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә  муниципаль вазыйфа биләгән затка яки муниципаль хезмәткәргә    бер тапкыр бирелә акчалата бүләкләү турында Карар кабул ителгәннән соң 5 календарь көн эчендә тапшырыла.

Татарстан  Республикасы  Чүпрәле муниципаль  районы Иске  Кәкерле авыл җирлеге  Советы тарафыннан җирле бюджеттан акча бүлеп бирү турында Карар кабул ителгәннән соң 20 көн эчендә ФБП җирле үзидарә органнарына бюджет ассигнованиеләре һәм бер тапкыр акчалата түләү өчен  бюджет йөкләмәләре лимитлары турында хәбәр итә.

Җирле үзидарә органы элеге хәбәрнамәләр нигезендә  муниципаль  вазыйфа биләгән затка яки муниципаль хезмәткәргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләмен  җиткерә.

Бер тапкыр акчалата бүләк бер тапкыр түләнә”

        2. Әлеге Карарны Татарстан  Республикасы  хокукый мәгълүмат рәсми порталында басырып чыгарырга һәм  Татарстан  Республикасы Чүпрәле муниципаль  районының рәсми сайтында интернет телекоммуникация челтәрендә авыл җирлеге бүлегендә урнаштырырга.

3. Әлеге Карар 2019 нчы елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

 

 

 

 

 

 

Татарстан  Республикасы  Чүпрәле муниципаль районы

 Иске  Кәкерле авыл җирлеге башлыгы                                                     С.А.Хөсәенов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.82 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International