ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН Улица Советская, дом 51, село Старые Какерли, 422476 ИНН 1617003282 |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ районы ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ Совет урамы, 51 нче йорт, Иске Кәкерле авылы, 422476
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
27.01.2021нан №1
Агач һәм куаклар кисүгә, кронлауга яки утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында
|
|
Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Башкарма комитетының 29.08.2009 ел,№ 25 карары белән расланган агач һәм куак кисүгә, кронлаштыруга яисә утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында:
2.6 пунктнына түбәндәге эчтәлекле 2 пунктча өстәргә:
«2) Үтәү вакыты Россия Федерациясе законнары нигезендә (авария хәлләренә бәйле очраклардан тыш) килгән, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмау турында белешмә».»;
2.8 пунктына түбәндәге эчтәлекле 5 пунктча өстәргә:
«5) Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурычлар булу. »;
3.4.1 пунктына түбәндәге эчтәлектәге абзацка өстәргә:
«салымнар, җыемнар, пенялар һәм законнарны бозган өчен штрафлар түләү буенча бурычлар булу (булмау) турында мәглүмат. ».
2. Әлеге карар рәсми басылып чыгарга тиеш.
Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы: Р.Ф.Фаткуллин