ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН Улица Советская, дом 51, село Старые Какерли, 422476 |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ районы ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ Совет урамы, 5 51нче йорт, Иске Кәкерле авылы, 422476 |
Тел.: (84375) 3-01-35, факс: (84375) 3-02-35, e-mail: Skaker.Drz@tatar.ru, |
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
от 27.01.2021 №3
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Кәкерле авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибенә үзгәреш кертү турында
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты КАРАР БИРӘ::
1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгының 13.03.2017 ел, № 1 карары белән расланган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Кәкерле авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибененең 20 пунктына түбәндәге эчтәлекле 4 пунктча өстәп, үзгәреш кертергә:
«4) Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булу (аларны үтәү вакыты Россия Федерациясе законнары нигезендә килеп җиткән).».
2. Әлеге карарны авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында халыкка җиткерергә һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре порталының Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегенең рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам.
Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы: Фаткуллин Р.Ф.