ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН Улица Советская, дом 51, село Старые Какерли, 422476 ИНН 1617003282 |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ районы ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ Совет урамы, 51 нче йорт, Иске Кәкерле авылы, 422476
|
||
|
Тел.: (84375) 3-01-35, 3-02-35, факс: (84375) 3-02-35, e-mail: skaker.Drz@tatar.ru, www.skaker-drogganoe.tatarstan.ru
|
|
||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
2021 елның 18 октябеннән №22
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районының Иске Кәкерле
авыл җирлеге башкарма комитеты
2021 елның 12 августында расланган 20
номерлы «адреслар бирү, үзгәртү һәм
бетерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең
административ регламентын раслау турында»
карарына үзгәрешләр кертү турында.
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
«адреслар бирү, үзгәртү һәм бетерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты карары белән 2021 елның 12 августында расланган 20 номерлы расланган «адреслар бирү, үзгәртү һәм бетерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» адресларны бирү, үзгәртү һәм бетерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.2. 1.5 пунктының 11 - 17 абзацларын тиешенчә 3 - 9 абзацлар дип санарга;
1.3. 2.6.1 пунктының 4 - 7 пунктчаларында «Башкарма комитет» сүзен «муниципаль районның җирле үзидарә органы яисә Килешү нигезендә башкарма комитет» сүзләренә алмаштырырга;
1.4. 2.6.1 пунктының 8 пунктчасында «Башкарма комитет» сүзен «төзелгән килешү нигезендә муниципаль районның башкарма комитеты яисә җирле үзидарә органы» сүзләренә алмаштырырга;
1.5 пунктта 2.6.4 пунктында «башкарма комитетының структур бүлекчәсе» сүзләрен «муниципаль районның җирле үзидарә органнары, башкарма комитет» сүзләренә алмаштырырга.
2. Әлеге карарны авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәгълүмат стендларында Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) игълан итәргә, шулай ук Чүпрәле муниципаль районының «Интернет» мәгълүмат-коммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткергәннән) соң үз көченә керә.
Татарстан Республикасы
Чүпрәле районы
Иске Кәкерле авыл
җирлеге башлыгы: Фаткуллин Р.Ф.