ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН Улица Советская, дом 51, село Старые Какерли, 422476 ИНН 1617003282 |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ районы ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ Совет урамы, 51 нче йорт, Иске Кәкерле авылы, 422476
|
||
|
Тел.: (84375) 3-01-35, 3-02-35, факс: (84375) 3-02-35, e-mail: skaker.Drz@tatar.ru, www.skaker-drogganoe.tatarstan.ru
|
|
||
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
2021 елның 18 октябреннән №23
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районының Иске
Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитетының
2021 елның 9 августында расланган
«Агачларны, куакларны, газонны сүтүгә
рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт
күрсәтүнең административ регламентын
раслау турында» карарына үзгәрешләр
кертү хакында
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитеты КАРАР ИТӘ:
1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге башкарма комитетының 2021 елның 9 августында расланган «Агачларны, куакларны, газонны сүтүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1.1 2.3.1пунктының 2 пунктчасында «агачларның, куакларның авариясе турында бәяләмә белән» сүзләрен төшереп калдырырга;
1.2. 2.4.1 пунктының дүртенче абзацын төшереп калдырырга;
1.3 2.5.4 пунктын төшереп калдырырга;
1.4. 2.6.1 пунктының 4, 5, 7 пунктчаларында «Башкарма комитет» сүзен «төзелгән килешү нигезендә муниципаль районның башкарма комитеты яисә җирле үзидарә органы» сүзләренә алмаштырырга;
1.5. 2.6.1 пунктының 6, 11 пунктчаларында «Башкарма комитет» сүзен «муниципаль районның җирле үзидарә органы яисә Килешү нигезендә башкарма комитет» сүзләренә алмаштырырга;
1.6 2.6.3 пунктында «башкарма комитетының структур бүлекчәсе» сүзләрен «муниципаль районның җирле үзидарә органнары, башкарма комитет» сүзләренә алмаштырырга;
1.7.2 2.8.2 пунктындагы 2 пунктчасында «гаризада күрсәтелгән яшел утыртмаларны сүтү кирәклеген тикшерү нәтиҗәсендә бик кирәк булган (авария хәлендәге) агачларны юкка чыгарырга» сүзләрен төшереп калдырырга;
1.8.2 2.8.2 пунктындагы 5 пунктчасында «(авария-торгызу эшләрен башкаруга яисә яшел утыртмаларны җимерү өчен бик кирәк булган очраклардан тыш (агачның, авария хәлендәге агачларның төшү куркынычын бетерү өчен)» сүзләрен төшереп калдырырга;
1.9 2.8.4.пунктында «2 нче кушымтада» сүзләрен «3 нче кушымтада» сүзләренә алмаштырырга;
1.10 3.4.2 пунктындагы дүртенче абзацында «, шулай ук авария-торгызу эшләрен уздыру өчен яисә яшел утыртмаларны җимерү өчен (агачның, авария хәлендәге агачларның төшү куркынычын бетерү өчен) рөхсәт алган очракта)» сүзләрен төшереп калдырырга;
1.11. 3.5.2.3 пунктын төшереп калдырырга;
1.12 3.5.5 пунктында «; мөрәҗәгать итүченең авария-торгызу эшләрен уздырганда яисә яшел утыртмаларны җимергәндә муниципаль хезмәт алуны сорап мөрәҗәгать итүе мөмкин булган очракта (агачның, авария хәлендәге агачларның төшү куркынычын бетерү өчен) - ике эш көнен төшереп калдырырга;
1.13 Регламентта 2 нче кушымтада «Авария агачлары кыска вакытта киселергә тиеш.» сүзләрен төшереп калдырырга.
2. Әлеге карарны авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәгълүмат стендларында Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) игълан итәргә, шулай ук Чүпрәле муниципаль районының «Интернет» мәгълүмат-коммуникация челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткергәннән) соң үз көченә керә
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Иске Кәкерле
авыл җирлеге Башлыгы: Фаткуллин Р.Ф.