ГЛАВА СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ |
||
|
|
|
||
|
Иске Кәкерле авылы ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР
18 ноября 2021 года № 28 |
|
||
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы
Иске Кәкерле авыл җирлегенең Татар Төкесе
торак пунктында гражданнарның үзара салым
акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча
халык җыенын билгеләү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставының 12.1 статьясы нигезендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 07.10.2019 ел, № 54/1 карары( 2019 елның 15 ноябрендәге 56/4 редакциясендә )белән расланган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге торак пунктларында гражданнар җыенын әзерләү һәм үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәсе нигезендә КАРАР ИТӘМ:
1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегенең Татар Төкесе торак пунктында 2021 елның 1 декабренә 9:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Татар Төкесе авылы, Совет урамы, 1 нче йорт адресы буенча гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча гражданнар җыенын билгеләргә.
2. Халык җыенына чыгарыла торган түбәндәге мәсьәләне расларга:
« Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Татар Төкесе торак пункыты территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигъ булмаган һәр кешедән 2022 елда 500 сум күләмендә үзара салым кертүгә һәм алынган акчаларны түбәндәге эшләрне башкару буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү белән килешәсезме?:”
- Татар Төкесе авылының Үзәк, Мәктәп урамнарында вак таш җәю.
“Әйе” “Каршы”
3 Әлеге карар рәсми бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.
Иске Кәкерле авыл җирлеге
Башлыгы: Фаткуллин Р.Ф.