ГЛАВА СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ районы ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ
|
|
2023 ел 31 августы №13
ПОСТАНОВЛЕНИЕ КАРАР«21» ноября2014 г. № 781
Муниципаль хезмәткәрне коррупциячел хокук
бозуларга этәрү максатында мөрәҗәгать итү
фактлары турында яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә)
хәбәр итү тәртибенә, хәбәрнамәләрдә булган
мәгълүматлар исемлеге, әлеге мәгълүматларны
тикшерүне оештыру һәм хәбәрнамәләрне теркәү
тәртибенә үзгәреш кертү турында
“Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль законга, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында " 2023 елның 26 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы КАРАР БИРӘ:
1.Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгының 2010 ел 2 июлендэге 35 номерлы карары белән расланган “Муниципаль хезмәткәрне коррупциячел хокук бозуларга этәрү максатында мөрәҗәгать итү фактлары турында яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) хәбәр итү тәртибенә, хәбәрнамәләрдә булган мәгълүматлар исемлеге, әлеге мәгълүматларны тикшерүне оештыру һәм хәбәрнамәләрне теркәү тәртибенә” түбәндәге үзгәреш кертергә:
4 нче өлешнең 4.2 нче пунктында «яки белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматны» сүзләрен «, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, белә торып тулы булмаган мәгълүматны күрсәтү яки белә торып дөрес булмаган мәгълүматны күрсәтү»дигән сүзләренә алмаштырырга.
2.Әлеге карар рәсми рәвештә бастырылырга тиеш.
Татарстан Республикасы
Чүпрәле муниципаль районы
Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы: Р.Ф.Фаткуллин