|
CОВЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ |
||
|
|
|
|
||
с.Старые Какерли
РЕШЕНИЕ КАРАР
2020 елның 20 мае № 62/1
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Иске Кәкерле
авыл җирлеге Советы депутаты
статусы турындагы нигезләмәгә
үзгәреш кертү хакында.
2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә (2019 елның 16 декабрендәге үзгәрешләр белән) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1.Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 28.10.2019 ел, № 55/1 карары белән расланган, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы депутаты статусы турындагы нигезләмәгә, 16 статьяның 3 пунктын түбәндәге яңа редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә:
«3. Авыл җирлегенең вәкиллекле органы депутаты муниципаль вазыйфасын биләүгә дәгъва итүче зат үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә, Татарстан Республикасы Президентына мәгълүмат бирә.
Авыл җирлегенең вәкиллекле органы депутатының муниципаль вазыйфасын биләп торучы һәм үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы зат күрсәтелгән мәгълүматларны депутат итеп сайлаганнан соң дүрт ай эчендә, аңа вакантлы депутат мандатын тапшырганнан яки аның вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыруын туктатканнан соң, шулай ук хисап чоры дәвамында
«дәүләт Вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнарының аларның керемнәренә туры килүен тикшереп тору турында»2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясындагы 1 өлешендә каралган алыш-бирешләрне башкарган очракта, һәр ел өчен тапшыра.
Хисап чоры дәвамында мондый килешүләр башкарылмаса, күрсәтелгән зат бу хакта Татарстан Республикасы Президентына Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итә.».
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставы белән билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарырга, шулай ук аны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегенең Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәренең рәсми сайтында урнаштырырга.
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Иске Кәкерле
авыл җирлеге Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы: Н.Л.Исхаков