|
CОВЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ |
||
|
|
|
|
||
с.Старые Какерли
РЕШЕНИЕ КАРАР
2020 елның 15 июне № 64/3
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Иске Кәкерле
авыл җирлеге территориясендә ачык
тыңлаулар оештыру һәм үткәрү
турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр
кертү хакында
«Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 29 декабрендәге 455-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 16.04.2012 ел, № 18/1 карары (22.10.2018 ел, № 40/3 редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә ачык тыңлаулар оештыру һәм үткәрү турындагы нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
2.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«2.1. Ачык тыңлаулар халык, авыл җирлеге Советы, авыл җирлеге башлыгы, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе инициативасы белән үткәрелә, ул үз вәкаләтләрен контракт нигезендә башкара.»;
4.1 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«4.1. Халык яки авыл җирлеге Советы инициативасы белән үткәрелә торган ачык тыңлаулар авыл җирлеге Советы, ә авыл җирлеге башлыгы яки авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе инициативасы белән контракт нигезендә үз вәкаләтләрен башкаручы авыл җирлеге башлыгы тарафыннан билгеләнә.».
2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында халыкка җиткерергә.
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Иске Кәкерле
авыл җирлеге Башлыгы
вазыйфаларын башкаручы: Н.Л.Исхаков