2021 елның 25 февралендә № 6/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

CОВЕТ

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ЧҮПРӘЛЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

 


 

 

         

 

Иске Кәкерле авылы

       КАРАР                                                                                                                 РЕШЕНИЕ

25.02.2021                                                                                                                          №6/2         

 

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында «Татарстан Республикасы Законына һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 26 декабрендәге 96-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына таянып, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле Советы КАРАР ИТТЕ:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле Советының 2020 елның 27 февралендәге 59/1 номерлы карары (15.06.2020 ел редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында № 64/2(15.06.2020 ел 64/2, 13.11.2020 ел, № 3/2 редакцияләрендә), түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

6 статьяның 22 пунктында «хезмәт кенәгәсенә» сүзләреннән соң «(булганда)» сүзен өстәргә;

13 статьяның 3 пунктындагы 4 пунктчасында «хезмәт кенәгәсе» сүзләреннән соң «һәм (яисә) законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр» сүзләрен өстәргә;

20 статьяның 4 пунктын түбәндәге яңа редакциядә бәян итәргә:

«4) муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен алып бару (булган очракта), муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт узган чорда хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар формалаштыру һәм әлеге мәгълүматларны мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, Россия Федерациясе Пенсия фондының мәгълүмат ресурсларында саклау өчен тапшыру;».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар, гамәлдәге законнарда билгеләнгән башка срокларда үз көченә кергән нигезләмәләрдән тыш, рәсми басылып чыккан көнендә үз көченә керә.

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле

муниципаль районы Иске Кәкерле

авыл җирлеге башлыгы:                                                                              Р.Ф.Фаткуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International