Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәреш кертү турында

CОВЕТ

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ЧҮПРӘЛЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

 


 

 

         

 

Иске Кәкерле авылы

 

       КАРАР                                                                                                                 РЕШЕНИЕ

28.10.2021                                                                                             №14/1

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

Иске Кәкерле  авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләренә

үзгәреш кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы, Россия Федерациясе Конституция судының 19.04.20021 ел, № 14-П карары нигезендә,  Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле   авыл җирлеге Советы Карар бирә:

 

  1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле  авыл җирлеге Советының 2017 елның 19 сентябрендәге 22/2 номерлы карары (2018 елның 22 мартындагы 30/1 номерлы редакциясендә) белән расланган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләренең 135.13 пунктына  " тиешле тәртиптә оешкан һәм дәүләт кадастр исәбенә куелган җир кишәрлекләре милекчеләреннән тыш һәм әгәр бу Россия Федерациясе законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне бозмаса;"  сүзләрен өстәп үзгәреш кертергә.
  2. Әлеге карар Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле  авыл җирлеге Уставы белән билгеләнгән тәртип нигезендә махсус мәгълүмат стендларында халыкка җиткерелгән көннән үз көченә керә.
  3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында, Иске Кәкерле авыл җирлегенең рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле  авыл җирлеге Уставы белән билгеләнгән тәртип нигезендә махсус мәгълүмат стендларында бастырып чыгарырга.  
  4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Иске Кәкерле  авыл җирлеге башлыгына йөкләргә .

 

Татарстан республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы:                                          Р.Ф.Фаткуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 222.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International