2022 елның 25 апреленән 19/2 карары "Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"
Совет Старокакерлинского сельского поселения
Дрожжановского муниципального района
Республики Татарстан
РЕШЕНИЕ
“25” апреля 2022года №19/2
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль
районы Иске Кәкерле авыл җирлеген төзекләндерү
кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
2021 елның 6 декабрендәге 397-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ:
- Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2017 елның 19 сентябрендәге 22/2 номерлы карары (2018 елның 22 мартындагы 30/1 номерлы, 28.10.2021 елдагы 14/1 номерлы редакциясендә) белән расланган «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында» карарның 196 пунктның икенче абзацында «терлекчелек продуктлары» сүзләрен «хайваннар продукциясе»сүзләренә алмаштырып, үзгәреш кертергә.
- Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2017 ел, 28 июль, 20/2 номерлы карары белән расланган «Иске Кәкерле авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре» үз көчен югалткан дип санау турында"
- Әлеге карар Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставы белән билгеләнгән тәртип нигезендә махсус мәгълүмат стендларында халыкка җиткерелгән көннән үз көченә керә.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставы белән билгеләнгән тәртип нигезендә махсус мәгълүмат стендларында бастырып чыгарырга.
- Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Р. Ф. Фәтхуллин га йөкләргә.
Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы: Фаткуллин Р. Ф.
pdf
Скачать текст
PDF, 767.6 Кб