КАРАР
2022 елның 15 ноябре № 23/3
Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге нигезендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы карар итте:
1. «Җир салымы турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2019 елның 15 ноябрендәге 56/3 номерлы (2020 елның “13”ноябреннән №3/3 редакциясендә) карарының 3 пунктына түбәндәге эчтәлекле алтынчы абзац өстәп, үзгәреш кертергә:
«- Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары.
2. Әлеге карарны _Иске Кәкерле авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында, Иске Кәкерле авыл җирлегенең сайтында урнаштырырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2019 елның 15 ноябрендәге 56/3 номерлы (әлеге карар редакциясендә) карарының 3 пунктының алтынчы абзацы нигезләмәләренең гамәлдә булуы 2021 елның салым чорында җир салымын исәпләүгә бәйле хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Иске Кәкерле авыл җирлеге
башлыгы: Р.Ф.Фаткуллин