КАРАР
15 ноябрь 2022 ел № 23/4
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының «Физик затлар мөлкәтенә салым турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Салым кодексының 32 бүлеге, Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы Уставы нигезендә, Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы карар итте:
1. «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2019 елның 15 ноябрендәге 56/5 номерлы (2020 елның “20” маеннан №62/3 редакциясендә) карарының 4 пунктына түбәндәге эчтәлекле 4 пунктча өстәп, үзгәреш кертергә:
«4) Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары.
2. Әлеге карарны Иске Кәкерле авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында, Иске Кәкерле авыл җирлегенең сайтында урнаштырырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2019 елның 15 ноябрендәге 56/5 номерлы (әлеге карар редакциясендә) карарының 4 пунктындагы 4 пунктчасы нигезләмәләренең гамәлдә булуы 2021 елның салым чорында җир салымын исәпләүгә бәйле хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Тске Кәкерле авыл җирлеге
башлыгы: Р.Ф.Фаткуллин