Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында

Совет Старокакерлинского                                   Татарстан Республикасы

  сельского поселения Дрож-                                       Чүпрәле    муниципаль

  жановского муниципального                                     районы  Иске Какерле

  района Республики Татарстан                                    авыл  җирлеге Советы

 

========================================================

РЕШЕНИЕ                                                                  КАРАР

Иске Какерле авылы

 

 

2023нче елның 1 нче августы                                                              №30/2

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле

муниципаль районы Иске Кәкерле

авыл җирлегендә муниципаль хезмәт

турында нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында

 

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 13 июнендәге 258-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 25.05.2023 29/4  карары белән расланган Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

       9 статьяның 5 пунктын "федераль законнар белән билгеләнгән очраклардан тыш" дип тулыландырырга;

        19 нчы маддәнең 3 нче пунктында 1 нче пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1) коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча тиешле муниципаль органның кадрлар хезмәте бүлекчәсе яисә «коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13_4 статьясы нигезендә Россия Федерациясе Президенты хакимиятенең вәкаләтле бүлекчәсе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында доклад;».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматларының рәсми порталында һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы сайтында авыл җирлеге бүлегендә урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң, гамәлдәге законнарда каралган очраклардан тыш, үз көченә керә.

 

 

Татарстан Республикасы

Чүпрәле муниципаль районы

Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы,:                                            Р.Ф.Фаткуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 921.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International