2023 елның 17 октябреннән «Муниципаль хезмәткәрне коррупциячел хокук бозуларга тарту максатында мөрәҗәгать итү фактлары турында яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) хәбәр итү тәртибен раслау, хәбәрнамәләрдә булган мәгълүматлар исемлеген, әлеге мәгълүматларны тикшерүне оештыру һәм хәбәрнамәләрне теркәү тәртибен үз көчен югалткан дип тану турында" 33/2 номерлы карар

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

2023 елның 17 октябре                                                                         № 33/2

«Муниципаль хезмәткәрне коррупциячел хокук бозуларга тарту максатында мөрәҗәгать итү фактлары турында яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) хәбәр итү тәртибен раслау, хәбәрнамәләрдә булган мәгълүматлар исемлеген, әлеге мәгълүматларны тикшерүне оештыру һәм хәбәрнамәләрне теркәү тәртибен үз көчен югалткан дип тану турында»

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының 2010 елның 30январындагы  54/2 номерлы карары белән расланган, муниципаль хезмәткәрне коррупциячел хокук бозулар кылуга этәрү максатларында мөрәҗәгать итү фактлары турында яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) хәбәр итү тәртибен, хәбәрнамәләрдә булган мәгълүматларны исемлеген, әлеге мәгълүматларны тикшерүне оештыруны һәм хәбәрнамәләрне теркәү тәртибен үз көчен югалткан диеп танырга.

2. Әлеге карар аның игълан ителү көненнән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны авыл җирлеге территориясендә урнашкан махсус мәгълүмат стендларында игълан итәргә: 1. Иске Какерли авылы, Совет урамы, 51 йорт; 2. Иске Какерли авылы, Совет урамы, 38; 3 йорт. Татар Токесе авылы, Совет урамы, 1йорт һәм Чүпрәле муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылсын.

 

 

Иске Кәкерле авыл

җирлеге Башлыгы :                                                                     Фәтхуллин Р. Ф.

pdf
Скачать текст
PDF, 837.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International