"Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында" 2023 елның 18 декабреннән 35/5 номерлы карар

 

CОВЕТ

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО  СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ     ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЧҮПРӘЛЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ  АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

 


 

 

         

                                                               с. Старые Какерли

РЕШЕНИЕ                                                             КАРАР

18 декабрь  2023  ел                                                                            №35/5

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында

«Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 2 ноябрендәге 99-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге советы КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирле Советының 2023 елн 25 маендагы 29/4 номерлы (2023 елның 1 августындагы 30/1 редакциясендә) карары белән расланган Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлегендә муниципаль хезмәт турында нигезләмәнең 6 пунктына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 11 пунктта икенче җөмләне төшереп калдырырга;

2) 17 пунктны үз көчен югалткан дип танырга;

3) 20 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 «20. Муниципаль хезмәткәргә класслы чин бирү турындагы карар, әлеге Нигезләмәнең 13 пунктында күрсәтелгән очраклардан тыш, җирле үзидарәнең органына яисә вазыйфаи затына барлык кирәкле документлары булган класслы чин бирү турындагы тәкъдим кертелгән көннән алып бер айдан да соңга калмыйча кабул ителергә тиеш.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы сайтында авыл җирлеге бүлегендә урнаштырырга.

3. Әлеге карар, гамәлдәге законнарда каралган очраклардан тыш, рәсми басылып чыккан вакыттан үз көченә керә.

 

 

 

Татарстан Республикасы Чүпрәле

муниципаль районының Иске

Кәкерле авыл җирлеге Башлыгы:                                                              Р.Ф.Фаткуллин                                

pdf
Скачать текст
PDF, 398.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International