Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының "Физик затлар мөлкәтенә Салым турында" 15.11.2019 елның 56/5 Номерлы карарына үзгәреш кертү хакында

CОВЕТ

СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ЧҮПРӘЛЕ

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ИСКЕ КӘКЕРЛЕ  АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

Иске Кәкерле авылы

РЕШЕНИЕ                                          КАРАР

 

2024 елның 25 сентябреннән                                                                       40/1 номерлы                                                                                

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль

районы      Иске      Кәкерле    авыл      җирлеге

Советының     "Физик    затлар         мөлкәтенә

Салым     турында" 15.11.2019   елның       56/5

Номерлы     карарына   үзгәреш кертү хакында

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 2024 елның 12 июлендәге 176-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы:

1. Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» 15.11.2019 ел, № 56/5 карарына (20.05.2020 ел, № 62/3, 15.11.2022 ел, №23/4, 17.10.2023 ел, № 33/3 редакциясендә), 2 пунктның 4 пунктчасына түбәндәге абзацны өстәп, үзгәреш кертергә: эчтәлекләре:

“- РФ Салым кодексының 378.2 маддәсе 7 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәтмәсе белән раслана торган исемлеккә кертелгән гомуми мәйданы 1 000 квадрат метрдан артыграк булган административ-эшлекле үзәкләргә һәм сәүдә үзәкләренә (комплексларына) карата 1,2%;".     

  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Уставы нигезендә бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар гамәлдәге законнар нигезендә үз көченә керә.

 

Иске Кәкерле авыл

җирлеге башлыгы:                                                                     Р.Ф.Фәтхуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 573.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International