ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ ИСКЕ КӘКЕРЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
2024 елның 13 декабре № 43/3
Татарстан Республикасы Чүпрәле
муниципаль районы Иске Кәкерле
авыл җирлеге Советының "Физик
затлар мөлкәтенә салым турында"
15.11.2019 елның 56/5 номерлы
карарына үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 2024 елның 12 июлендәге 176-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы:
1. Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» 15.11.2019 № 56/5 карарына (20.05.2020 № 62/3, 15.11.2022 №23/4, 17.10.2023 № 33/3, 25.09.2024 № 40/1 редакциясендә) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә::
1) 4 пунктта:
5 пунктчада «, шул исәптән махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалган һәлак булганнарны»сүзләрен өстәргә;;
7 пунктчада «, шул исәптән махсус хәрби операция барышында хәбәрсез югалган һәлак булганнарны " сүзләрен өстәргә.».
2) 6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
Салым ташламасы РФ Салым кодексының 406 статьясының 2 пунктының 2 бүлегендә күрсәтелгән салым салу объектларына карата бирелми, мондый салым салу объектларында урнашкан гаражлар һәм машина урыннарыннан һәм РФ Салым кодексының 406 статьясының 2 пунктының 2_1 бүлегендә урнашкан урыннардан тыш.».
2. Әлеге карарны Иске Кәкерле авыл җирлегенең мәгълүмат стендларына, Иске Кәкерле авыл җирлеге сайтына урнаштырырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карар, 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган әлеге карарның 1 пунктындагы 2 пунктчасыннан тыш, рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның 1 пунктындагы 1 пунктчасының гамәлдә булуы 2023 елгы салым чоры һәм аннан соңгы салым чорлары физик затлар мөлкәтенә салым исәпләүгә бәйле хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Иске Кәкерле Башлыгы
авыл җирлеге: Фаткуллин Р. Ф.