|
CОВЕТ СТАРОКАКЕРЛИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ДРОЖЖАНОВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН |
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧҮПРӘЛЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИСКЕ КӘКЕРЛЕ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ |
||
|
|
|
|
||
РЕШЕНИЕ КАРАР
Иске Кәкерле авылы
2026 елның 30 январы № 6/1
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль
районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының
"Физик затлар мөлкәтенә салым турында"
15.11.2019 елның 56/5 номерлы карарына
үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге Советы карар кабул итте::
1. 2 пунктка Чүпрәле муниципаль районы Иске Кәкерле авыл җирлеге Советының «Физик затлар мөлкәтенә салым турында» 15.11.2019 № 56/5 карарын кертергә (20.05.2020 № 62/3, 15.11.2022 №23/4, 17.10.2023 № 33/3, 25.09.2024 № 40/1 редакциясендә), 13.12.2024 №43/3, 14.11.2025 №2/2) түбәндәге үзгәрешләр:
1) 4 пунктчаны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«4) РФ Салым кодексының 378.2 статьясындагы 7 пункты нигезендә билгеләнә торган исемлеккә кертелгән салым салу объектларына карата РФ Салым кодексының 378.2 статьясындагы 10 пунктының икенче абзацында каралган салым салу объектларына карата 2 процент;»;
2) түбәндәге эчтәлекле 4.1 пунктча өстәргә:
«4.1) һәркайсының кадастр бәясе 300 миллион сумнан артып киткән салым салу объектларына карата 2,5 процент, проектлана торган билгеләнеше күпфатирлы йорт булган төзелеп бетмәгән объектлардан тыш;".
2. Әлеге карарны Иске Кәкерле авыл җирлегенең мәгълүмат стендларына, Иске Кәкерле авыл җирлеге сайтына урнаштырырга, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
Глава Старокакерлинского
сельского поселения: Фаткуллин Р.Ф.